«Урал тылсымчысы»: әдәби сәяхәт (6+)

15 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Яшь китап сөючеләр» ял көне клубы әгъзалары язучы Д.Н. Мамин-Сибиряк әкиятләре буенча «Урал тылсымчысы» дигән әдәби сәяхәт кылды.

Волшебник Урала
2
1

Китапханәче балаларны рус әдәбияты классигының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның үзенчәлекле таланты, үзенең кызы Аленушка өчен гаҗәеп хикәяләр һәм әкиятләр уйлап чыгаруы турында белде. Ул балалар өчен күркәм әсәрләр язган, аларда күңелле итеп  җәнлекләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләр һәм үсемлекләр яши һәм сөйләшә.

Әдәби сәяхәт барышында балалар төп геройларны искә төшерде, кроссвордлар чиште һәм «Яхшы әкиятләр дөньясында» әдәби викторинасында катнашты.  
Чара азагында китапханәчеләр әзерләгән «Аленушка әкиятләре» мульткитабын карадылар. Очрашу кызыклы, күңелле һәм бик эчтәлекле үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: